Балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия булды.
Грант бәйгесендә катнашучыларны ике этапта сынадылар. Башта педагоглар балаларга ике телне дә ышанычлы үзләштерергә ярдәм итәчәк проектлар тәкъдим итеп, аларны якладылар.
Икенче этапка узган балалар бакчаларында комиссия әгъзалары булып, сабыйларга татар һәм рус телләрен өйрәтүгә юнәлтелгән төрле эш алымнары белән таныштылар, дәрес-уеннарны карадылар, Балаларның белем дәрәҗәсен тикшереп, рус һәм татар телләрендә аралаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 21 нче “Сандугач” балалар бакчасына югары бәя бирелде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев