Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә укырга яратмаган балалар белән дә очрашырга туры килә.
Алар мәктәпкә бармыйлар, дәресләрне калдыралар, нәтиҗәдә, чиреклек билгеләре булмый. Укытучылар өчен чып-чын бәла инде инде андыйлар.
Литваның Укмерге шәһәрендә укыйсы килмәгән балалар өчен мәктәп ачканнар. Биредә алар җаны теләгән эш белән шөгыльләнә ала икән: кемдер тегә, кемдер чәчәкләр үстерә, кемдер терлек карый, кемдер балта эшен башкара... Әмма гомуми фәннәрне әз-әзләп булса да өйрәнәләр. Шунысы кызык, мондый хәлдә укырга омтылыш гадәти мәктәптәгегә караганда арта икән.
Фото: https://pixabay.com
.jpg)
Нет комментариев