Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында «Консультация үзәкләренең эшчәнлеген оештыруда иң яхшы тәҗрибәләр» дигән семинар узды.
Анда Мәскәү шәһәренең Милли тикшеренү университеты мәгариф институты профессоры Ирина Абанкина и һәм Мәскәү дәүләт өлкә университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры, профессор Нина Яковлева катнашты.
Азнакай, Түбән Кама һәм Әлмәт консультация үзәкләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Азнакайлылар әти-әниләр һәм балалар белән эшләү алымы буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Ирина Абанкина һәм Нина Яковлева Татарстанның консультация үзәкләре эшенә югары бәя бирделәр һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Нәфисә Шәфыйкова, «Сандугач» балалар бакчасы мөдире
Нет комментариев