Быелгы август киңәшмәсе башы белән үк үзенең үзенчәлеклеген күрсәтте.
Шәһәрнең Сөембикә урамы буеннан-буена сузылган техник казанышлар, мәгарифтәге уңышлар, яңа проектлар нигезендә җитештерелгән товарлар, көзге муллык, милли эшләнмәләр, ризыклар, сәнгать әсәрләре чагылган күргәзмәләр сокландырды.
Укытучылар киңәшмәсендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Булат Юнысов катнаштылар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев