Марсель Шәйдуллин аларны җирле Советларның эшчәнлеге белән таныштырды.
Азнакай 8 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узды.
Укучылар илебез, республикабыз парламентарийларының тарихы, функцияләре һәм эшчәнлеге хакында белемнәрен ныгыттылар.
Марсель Шәйдуллин аларны җирле Советларның эшчәнлеге белән таныштырды.
Укучылар аңа кызыклы сораулар да бирделәр: «Сез район башлыгы булырга теләгән идегезме?», «Пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәтегез?», «Ничек район белән идарә итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табасыз?» һ.б.
Нет комментариев