Азнакай 8 нче урта мәктәбендә көзге бәйге оештырганнар
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай 8 нче урта мәктәбендә көзге бәйге оештырганнар

Табигатьнең байлыгына һәм кеше сәләтенә чиксез сокланырга мөмкин биредә.

Азнакай 8 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында табигать фасылының иң бай чоры – көз аена багышланган рәсем һәм кул эшләре бәйгесе оештырганнар.

Актлар залы диварларына эленгән рәсемнәрдәге төсләр буялышыннан күзләр чагыла. Әти-әниләре ярдәмендә балалар көз бүләкләреннән нинди генә могҗизалар тудырмаганнар! Табигатьнең байлыгына һәм кеше сәләтенә чиксез сокланырга мөмкин биредә.


Нет комментариев