Район мәктәпләрендә 8-11 нче сыйныфларда белем алучылар геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.
Барлык нәтиҗәләр буенча Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары Әминә Баһрамова, Злата Благодерова, Камилла Саушкина, Антон Соколов; 9 нчы сыйныф укучысы Елизавета Есипова; 10 нчы сыйныф укучылары Александра Яркова, Айзилә Гәрәева, Зөһрә Нуртдинова, Валерия Хәминова; 11 нче сыйныф укучысы Анастасия Яркова; 4 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Альмира Хәбипова призер булып танылдылар.
Айзилә Гәрәева гамәли турда 200 балл туплап, 10 нчы сыйныфлар арасында иң яхшысы булып танылды.
Укучыларның җитәкчеләре: Зинира Шәмсетдинова, Регина Хәбипова.
Нет комментариев