30 октябрьдә географиядән диктант язу көне үткәрелә.
Ул Россия Федерациясе Президенты, Рус география җәмгыяте Попечительләр Советы Рәисе Владимир Путин инициативасы буенча 2015 елда бирле оештырыла.
Максаты – халыкның географиядән белемен арттыру һәм әлеге фәнгә кызыксыну уяту.
Быел шәһәребезнең 2, 4, 5, 6, 7, 8 нче мәктәпләре, гимназия, Актүбәнең 1, 2 нче мәктәпләре, Урманай, Урсай, Тымытык, Чубар Абдул мәктәпләре диктант язу мәйданчыгы булып тора.
Географиядән диктант язу 12.00 сәгатьтә башлана.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев