Татар теле укытучысы Фәридә Мөхлисова һөнәри бәйгедә катнаша
Бөгелмә шәһәренең 14 нче гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең төбәк этабы булып узды.
Әлеге бәйгедә район данын 2 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхлисова Фәридә Фәрит кызы яклады.
Мөгаллим укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысулларын күрсәтте.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев