Азнакай шәһәре гимназиясенең 6 нчы сыйныфы әти-әниләр комитетлары берләшеп чыгыш ясап, “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының ярымфиналында призер булды.
Әлеге бәйге Яр Чаллы шәһәрендә узды һәм анда 14 команда көч сынашты. Алар визиткаларын, иҗади номер, проект һәм сайтларын тәкъдим иттеләр.
“Безнең әти-әниләр комитеты да, балалар да бик дус, тату, бердәм. Конкурска бар көчебезне, иҗади мөмкинлекләребезне һәм фантазиябезне биреп, ныклап әзерләндек, бик яхшы чыгыш ясадык”, - диләр сыйныф җитәкчеләре Альбина Гобәйдуллина һәм Лимуза Баһаутдинова.
Гимназиянең әти-әниләр комитеты әлеге бәйгедә һәрчак уңышлары белән куандырып торалар.
Нет комментариев