Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Яңа Юл бистәсендә яшәүче иң-иң якын кешебез – әтиебез Бәдертдинов Рәфәт Әнвәр улының 60 яшьлек юбилее!

Әти! Без сине, барыбыз бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, бәхетшатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулыксәламәтлек телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт, әткәй. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.

 

Әткәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл

Синең белән туган йорт ямьле.

Әни белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез

Без сагынып кайтып кергәндә.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, әти-әниләр, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев