Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Азнакай районы үз эшенә бирелгән, талантлы укытучылары белән горурлана. Сез – безне олы тормышка җитәкләп алып керүче,  безгә юл күрсәтүче, җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга ярдәм итүче остаз. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге  сезнең кулда.

Инновацион белем бирү методикаларын һәм технологияләрен уңышлы гамәлгә кертеп, даими белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эшлисез, уңай нәтиҗәләргә ирешәсез. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегез өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, яңадан-яңа уңышлар телим! Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык булсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев