Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

Шәйдуллин Хәмит Сәмигъ улына 6 июльдә 55 яшь тула.

Әлкәй авылында туып, бүгенге көндә Сәпәй авылында гомер кичерүче энебез Шәйдуллин Хәмит Сәмигъ улына 6 июльдә 55 яшь тула. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз! Озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, гаилә бәхете телибез.
Кадерлебез! Сине кайгы-хәсрәт җилләре урап узсын, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын тоеп, шатлыкларына сөенеп, киленебез Венера белән тигезлектә яшәргә язсын.


Без телибез сиңа теләкләрнең
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын,
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Туганлыкны саклап бергә-бергә
Каршылыйк әле бик күп елларны.


Иң изге теләкләр белән: апаң Сөембикә, җизнәң Алмас һәм балалар\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев