Сарман районы Яхшы Каран авылында 1952 елның 9 июлендә әниебез Госманова Тәслия Шәйгардан кызы туа.
Кадерле әниебез, без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гомер юлларың озын, шатлыклы булсын, кайгы-хәсрәт күрми, безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, әни.
«Әни» — диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
Ин изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Шәрипҗан, кызларың Айгөл, Алсу, Регина, кияүләрең, оныкларың һәм туганнарың.
Нет комментариев