Теләкләрнең иң изгесе сиңа, әни!
Табигатькә шаулап яз килгәндә, шо-мыртлар ак чәчәккә күмелгән мәлдә безнең кадерле әниебез, әбиебез Галләмова Нәҗибә Шәмсулла кызы 10 майда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез! Синең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Бала чагы, үсмер чагы сугыш чорына туры килгәнлектән, тормыш йөген олылар белән беррәт тән тартырга туры килә. Гомерен балалар укытуга ба-гышлый ул. Хәзер дә укучылары хөрмәтләп искә алалар аны.
Әтиебез Әмирҗан белән матур гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә әниебез тугыз оныкның һәм унҗиде оныкчыкның яраткан әбисе. Бүгенге көнгә кадәр барысын да кайгыртып, яратып-сөеп яши. Олы җанлы, киң күңелле, гадел, ярдәмчел, алтын куллы кеше ул безнең әни. Яше туксанда булса да җитез гәүдәле, хәрәкәтчән, тиктормас. Балалар-оныкларга үрнәк булып яши.
Әниебезне юбилее белән котлап, иң изге теләк ләр телибез, без-не куандырып тагын да сәламәтлек белән озын гомер итәргә яз-сын, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Балалары, оныклары һәм оныкчыклар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев