Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе, Сиңа!

Язгы бөреләр тулып, яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә Кәкре Елга авылында гомер итүче кадерле улым, яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, абыебыз Мостафин Инсаф Әмир улы үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Синең гомер һәм хезмәт юлың мактауга лаек. Җаваплы һәм игътибар таләп итә торган урыннарда эшләдең. Тормышта гадел, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтең, намуслы, тырыш булуың белән аерылып торасың. Намуслы тырыш хезмәтең бик күп Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр белән бәяләнде. Әти, син гаиләбезнең ныклы терәге, һәрчак безгә үрнәк, олы җанлы, кайгыртучан, киң күңелле, сабыр булдың. Һәрчак синең җан җылыңны, ярдәмеңне тоеп яшибез. Безнең өчен куйган тырышлыкларың, кайгыртучанлыгың өчен барыбыз да бик рәхмәтлебез. Сабыр, тыйнак, көчле рухың, кешелеклелегең, ярдәмчеллегең белән кадерледән кадерле син! Сынауларга дучар булсаң да, тормышка гашыйк булып, һәр эшне җиренә җиткереп яшәвеңә сокланабыз. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал! Алдагы көннәрдә дә һәр туган көнгә сөенеп, балаларың, оныкларыңны колач җәеп каршы алып, әни белән тигезлектә куанып гомер итәргә язсын.

 

Без телибез сиңа теләкләрнең

Иң изгесен һәм иң олысын.

Тоеп яшә һәрчак тормышыңда

Һәрберебезнең күңел җылысын!

Бәйрәмнәрең кабатланып торсын

Сүтелгәндә гомер йомгагы.

Туганлыкны саклап бергә-бергә

Каршылыйк әле бик күп елларны.

 

Иң изге теләкләр белән, яратып, хөрмәт итеп: әтиең, тормыш иптәшең Рәзилә, балаларың, оныкларың, туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев