Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерлебез!

Түбән Стәрле авылында яшәүче кадерле әниебез Кадыйрова Гөлсирин Нурулла кызын туган көне – 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Кадерле әниебез! Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхетле һәм кадерле картлык телибез.

Киләчәктә әтиебез белән пар канатлар булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тыныч имин тормышта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, ярдәмен тоеп яшәргә язсын сезгә! Һәрвакыт шулай көләч йөзле, изге күңелле булып кал!

“Әнкәй”, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев