Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!
Сәпәй авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, кодабыз Динмөхәммәтов Илдар Әнсәр улы 30 сентябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Кешене бәхет тудырмый, үз бәхетен кеше үзе ясый. Син дә үз бәхетеңне үзең төзеп, безне – барыбызны да шатландырып яшисең. Тормыш кырыслыкларына бирешмичә үзенең балачак самимилеген югалтмаган, һәрчак оптимист булып кала белгән, туры сүзле, киң күңелле эчкерсез яраткан кешебез син безнең. Киләчәктә дә безне куандырып, шатландырып, сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән яшәвеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең,
Бәхетле матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр белән: яраткан тормыш иптәшең, кадерле балаларың, хөрмәтле кода-кодагыйларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев