Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Сездә бөтен яме язларның!

Безнең кадерле, ягымлы хатын-кызларыбыз! Барчагызны да Халыкара хатынкызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. 
Хатын-кыз табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгенә туплаган, ул мәхәббәт, яшәү чыганагы булып тора. Сез бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны гөлгә-ямьгә төрүче дә. Нәфис җилкәләрегездә җәмгыятебезнең сәяси һәм сәнәгати йөген да тартып барасыз.
Язмышларына авыр сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәтле еллар туры килгән өлкән буын хатын-кызларыбыз аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Кадерле ветераннарыбыз белән аралашкач, аларны зур сынаулар сындырмавына тагын да ныграк ышанасың. 

Күңелләренең балалары, оныкларына карата никадәр игелек, җылылык белән сугарылуын күреп сөенәсең. Мөхтәрәм хатын-кызлар! Киләчәк 
көннәрегез язлар кебек матур, кояшлы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшләрегездә уңышлар, якыннарыгызның җан җылысын тоеп, сөюназларга күмелеп яшәвегезне телим. Бәхетле булыгыз!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев