Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Россия эшмәкәрләр көне белән!

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.

Азнакай районында 352 кече һәм урта бизнес оешмасы, 1083 шәхси эшмәкәр, 90 фермер һәм 1600 гә якын үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. Сез районның социаль һәм икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертеп, һөнәри осталык бәйгеләрендә, бизнесны яклау грантларында, төрле программаларда катнашасыз, идеяләрегезне һәм проектларыгызны тормышка ашырасыз. Яңа эш урыннары булдырып, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез, хезмәт күрсәтәсез, хәйриячелек белән шөгыльләнәсез.

Иң авыр чорларда да уңышка ирешерлек көчегез һәм осталыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да сезгә эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа уй-хыяллар һәм максатлар белән янып яшәвегезне телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев