Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы азнакайлыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрикли

Хөрмәтле Азнакай районы халкы!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм.

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.

Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаиләгездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын!

Марсель Шәйдуллин, 
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев