Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Олы юбилеең белән!

Ямьле Мәллә елгасы буенда урнашкан Чубар Абдул авылында туып-үскән, безнең өчен кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Бикташева Рафика Салих кызы 13 октябрь көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тормыш юлын ул туган авылы Чубар Абдул авыл Советында бухгалтер булып эшләүдән башлый. Белемен күтәрү өстендә эшләргә дә вакыт таба ул. Әтиебез Васил белән тормыш корып, Азнакайга күченеп киләләр. Әниебез эшкә РОНО бухгалтериясенә урнаша.

Эшен белеп, намус белән башкара, тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә. Яшьләрне үзенең һөнәренә өйрәтүгә дә көчен, ярдәмен кызганмый. Кызы Гөлназ да әнисе һөнәрен сайлап Чаллыда “КамАЗ” заводында эшли. Әниебезнең тырыш хезмәте “Хезмәт ветераны” медале белән бәяләнде.

Әни! Син олы җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдың.

Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,

Төн йокламый багып үстердең.

Йөрәк җылысын кушып барыбызга,

Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызың, киявең, оныгың, оныкчыгың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев