Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән, кадерлебез!

Татшуган авылында туып-үскән кадерле әтиебез, бабабыз Ханнанов Даниф (Рәдиф) Фәттах улын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Хезмәт юлын гади механизатор булып башлап җибәргән әтиебез үзенең тырышлыгы, оештыру сәләте нәтиҗәсендә зур оешма директоры дәрәҗәсенә иреште, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исеменә лаек булды.
Оста гармунчы буларак, әти авылыбызда вокаль-инструменталь ансамбль оештыруга күп көч куя, әле хәзер дә Татшуган данын яклап үзешчән сәнгать смотрларында катнаша.
Җор телле әтиебез тормышны, табигатьне ярата, ул – оста бакчачы да, тәҗрибәле умартачы да. Безнең уңышларыбызның нигезе дә – әти синең, әниебез Розаның тырышлыгы, тәрбиясе. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!
Киң күнелле, кешелекле, безнең таянычыбыз булган әтиебезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
 
Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә
“Амин”, – диеп торсын фәрештә.
 
 
Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев