Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән!

Сөнгатуллина Гөлфәния Гомәр кызын туган көне белән котлыйбыз!

Азнакай районы Мөслим авылында туып-үсеп, Үчәлле авылына килен булып төшеп, бүгенге көнгә кадәр шунда гомер итүче әниебез, әбиебез һәм карт әбиебез Сөнгатуллина Гөлфәния Гомәр кызына 19 октябрьдә 80 яшь тула. Аны шушы олы юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз, озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән бәрәкәтле картлык телибез.
Без, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның бәхет-шатлыкларына куанып, һәр яңа туган таңга сөенеп, безнең ихтирамыбызны, игътибарыбызны, яратуыбызны тоеп, озын-озак яшәргә язсын.


Чәчләреңә , әни, чал керсә дә,
Күңелең көр, һаман яшь әле,
Җаның тыныч, тәнең таза булып,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле…


Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, оныкчыкларың һәм кода-кодагыйларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев