Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

 Яңа Юл бистәсендә яшәүче әниебез Флюра Габбас кызы һәм хөрмәтле әтиебез Наил Фәйзулла улы Яриәхмәтовларның 20 мартта икесенең дә туган көннәре.

Бу көнне олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр холыклы әниебезнең 65 яшьлек юбилеен да билгеләп үтәбез.

Кадерле әни, әти! Сезгә булган йөрәк түрендәге изге теләкләребез, ярату, соклану хисләребез котлау булып ирешсен иде. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, кирәк булып, җан җылысын тоеп, матур гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез.

Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгында, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп тагын озак еллар сөенеп яшәргә язсын.

“Әти-әни”- диеп әйтер кешең булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була,

Кайгыларың булса - югала!

Бергә-бергә озак яшик әле

Куанышып торыйк дөньяда.

Безгә кылган барлык яхшылыклар

Йөзе белән кайтсын сезгә дә.

Иң изге теләкләр белән: улыгыз Илнур, кызыгыз Юлия һәм аларның гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев