Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тормак ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Җирлегебездә юллар төзү һәм төзекләндерү буенча ел саен күләмле эшләр башкарыла. Яхшы юллар һәр төбәкнең икътисадын һәм инфраструктурасын үстерүдә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим роль уйный. Юлчыларның үз эшләрен намус белән башкаруы – автомобиль хәрәкәтенең, предприятиеләр эшчәнлегенең, юлда йөрүчеләрнең сәламәтлеге һәм иминлегенең алшарты.  Сез юлларны тиешле хәлдә тоту өчен елның теләсә кайсы фасылында, тәүлек әйләнәсе хезмәт куясыз.

Хөрмәтле юл хезмәткәрләре һәм ветераннары! Тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, сезгә эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев