Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы янгын сагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Янгын сүндерүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч һәм авыр, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Бүген сез районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга һәм аларга каршы тору белән бәйле чараларны вакытында үткәрүгә, профилактик эшчәнлекне киң җәелдерүгә зур игътибар бирәсез.

Көндәлек киеренке хезмәтегез, батырлык һәм оперативлык күрсәтүегез өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә, тармак ветераннарына зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар телим.

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев