Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Такси чакыртам дип акчасыз калган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена азнакайлылардан 149 хәбәр керә, дүрт җинаять теркәлгән.

Азнакайда яшәүче ханымның паспорт мәгълүматлары буенча берәү 14800 сумга микрозайм рәсмиләштерә. Тикшерү барышында кулга алынган ир кеше үзенең гаебен таный.

Район авылларының берсендә яшәүче ир-ат апрель аенда ук телефонын урлап, 27 мең сумлык матди зыян салулары турында хәбәр итә. Әлегә каракның эзенә төшмәгәннәр.

Картадан акча урлаулары турында да гариза бар. Тикшерү барышында каза күрүченең игълан буенча такси машинасы чакыртырга теләп, үзенә җибәрелгән сылтама аша үтүе һәм банк картасы мәгълүматларын язуы билгеле була. Нәтиҗәдә, такси да килми, 25 мең сум акча да юкка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев