Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Шомафыйлар пенсионерларны җиңел алдый

Өлкән яшьтәге кешеләр тиз ышанучан, шомафыйлар исә моннан бик оста файдалана.

Алар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.

Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС, паспорт номерын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы  шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз.

Сорауларыгыз туганда, шикле очракларда  8-800-1-00000-1 номеры буенча  фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев