Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Яңа еллар хәвефсез үтсен!

Яңа ел бәйрәменә дә санаулы гына көннәр калып бара.

Бүген күпләребез өйләрендә чыршы бизәү белән мәшгуль. Ләкин бу вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен дә истән чыгармаска кирәк.

Чыршыны газ плитәләренә, мичләргә якын урнаштырмагыз, ул йөрергә дә комачауламаска, бинадан чыгу юлларын капламаска тиеш. Урман сылуын шәмнәр, тиз янып китүчән әйберләр белән (кәгазьдән, мамыктан ясалган) бизәмәгез.

Электр гирляндаларга килгәндә, аларның бары тик махсуслашкан заводларда чыгарылганнарына өстенлек бирегез. Гирляндаларның шулай ук сыйфат сертификаты да булырга тиеш.

Чыршы кырында бенгаль утларын яндыру катгый тыела, агачка ут кабу ихтималы зур.

Яңа ел бәйрәме күңелләрдә тик күңелле мизгелләр белән генә истә калсын дисәк, аны хәвефсез итеп үткәрүне алдан ук кайгыртыйк!

Ирек Миңнеханов, күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев