Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыны 1 миллион 800 мең сумга алдаганнар

Районда мошенниклардан каза күрүчеләр саны һич кенә дә кимеми.

Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, инвестицияләрдә акча эшләргә теләүчеләр тарафыннан булган акчаларын да югалтучылар аеруча күп икән. Азнакайда яшәүче А.да социаль челтәрләрнең берсендә инвестициягә акча “кертеп” аны берничә тапкыр арттыру мөмкинлеге турында язылган хәбәргә тап була. Биредә ул гариза калдыра. Берникадәр вакыттан аңа тҗаныш булмаган ир-ат шалтыратып, күрсәтмәләр бирә. Азнакайлы алар нигезендә сату мәйданчыгында теркәлә. 12 мең сумга акцияләр сатып ала. Тиз баерга теләп, ул 1 миллион 300 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм акчаны шалтыратучы күрсәткән счетка күчерә. Бераздан каза күрүче акчаларны “чыгарырга” уйлый. Счетны “ачар” өчен ир-аттан 500 мең сумга якын акча сорыйлар. Күңелендә әз генә булса да шик тумаган азнакайлы тагын кредит ала һәм  акчаны күчерә. Телефонның “теге башындагы” кеше акчаның башка счетка “утыруы”, шуңа акчаларны әлегә алып булмавы турында әйтеп, тагын 500 мең сумга якын акча сорый. Шунда гына ул үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев