Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлы мошенникларга 829 мең сум акча бүләк иткән

Соңгы вакытта гражданнар телефоннарына Эчке эшләр министрлыгы яки банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратучылар күбәйде.

Алар күпчелек очракта өченче затның аның банк счеты буенча законсыз операцияләр ясарга омтылуы турында хәбәр итә.

22 октябрьдә Актүбәдә яшәүче 1998 елгы ханымнан гариза керде. Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның исеменә кредит рәсмиләштергәннәрен әйтә. Соңыннан банк картасы реквизитларына ия булган “шома тел” картадагы 110 мең сум акчаны үзләштерә.

Икенче очрак тагын да аянычлырак. 1979 елгы азнакайлыга “банк”тан шалтыратып, мошенникларның аның исеменә кредит алырга җыенуы турында әйтәләр. Банк картасында булган акчалары чит кешегә китмәсен өчен, аларны билгеле счетка күчерергә кушалар. Мошенниклардан саклаучы үзе үк мошенник булып чыга. Картадагы 829 мең сум акча башкалар кулына күчкәндә, инде соң була.

– Тагын берк ат искәртеп китәбез: бер генә оешма да, шул исәптән банк та, карта пин-кодын сорый алмый. Мондый шалтыратулар булганда, тиз арада банкның клиентлар белән эшләү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Иң мөһиме, хис-тойгыларны җиңәргә һәм таныш булмаган кешеләр кушканнарны эшләргә ашыкмаска кирәк, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченныйлар һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы урынбасары Гүзәл Фәткуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев