Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайдагы стадиондагы урындыкларны җимерүчеләрне эзлиләр

– Һәркөн эшкә барганда, бүген ниләр күрермен икән, нәрсәләрне җимерделәр икән дип киләм, – ди Р.Ишкәев исемендәге парк стадионында инде 17 ел җыештыручы булып эшләүче Роза Газизова.

– Халыкка концертлар карарга җайлы булсын дип ясаган урындыклар көннән-көн әзәя, шуңа җаным бик әрни. Килеп матур итеп сөйләшеп утыр да, кит бит, юк, бөтен батырлыгын күрсәтеп, артыннан җимереп китәргә кирәк. Алай дисәң, нинди батырлык инде бу! Оятсызлыкның соңгы чиге шушы буладыр!

Күңелен биреп эшләгән Роза апа шулай дип өзгәләнә. Җаның көймәслек тә түгел, һәркөн бер үк картина бит: җимерек яки төбе белән тартып алынган, аркалары сындырылган, каерылган урындыклар, язу-сызу...

Кулларын тик тота алмаган яшүсмерләр, яшьләр инде 200 урындыкның башына җиткән. Аны яңадан кем куярга, кем төзәтергә тиештер, шунысы гына билгесез.

Язын паркка видеокамералар куелгач, берничә шундый “актив”ның эзенә дә төштеләр, алар инде закон нигезендә җавап бирәчәк.

Россия федерациясе җинаятьләр кодексының 214 маддәсе нигезендә вандаллык өчен җинаять җаваплыгы да каралган. Ягъни архитектура үрнәкләрен, биналарны, йортларны, коймаларны, утыргычларны, ишек-капкаларны, тәрәзәләрне җимергән, сызган-бозган, йортлардагы һәм учреждениеләрдәге лифт кабиналарына әллә нәрсәләр язган, парклардагы аттракционнарны һәм һәйкәлләрне җимергән яки бозган өчен штраф түләп котылу гына түгел, рәшәткә артына да кереп утырырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җаваплылык 14 яшьтән башлана.

Зыян салып, бөтен җирне җимереп, бозып йөргәнче, көчне бәлки файдалырак эшкә юнәлтергә кирәктер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев