Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда яшәүче ир-ат мунчасында янып үлгән

16 март көнне 19.06 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү бүлегенең диспетчер бүлегенә шәһәрнең Газинур урамында мунча януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада фаҗига урынына чыгалар. Ут мунчаны инде тулысы белән камап алган, мунча ишегалдының түбәсе ишелеп төшкән була. Янгынчылар мунча эчендә калган 1954 елгы ир-ат мәетен көч хәл белән алып чыга. Бу вакытта янгынның янәшәдә торган йортка күчү куркынчы югары булса да, бәхеткә, янгын сүндерүчеләр аны саклап кала.
 Ут электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фаразлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев