Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда велосипед урлау очраклары арткан

​​​​​​​Азнакай районы эчке эшләр бүлегенә велосипед урлаулары хакында хәбәр бирүчеләр саны аеруча арткан.

Хокук сакчылары тикшерүләреннән күренгәнчә, минекенә тимәсләр әле, дигән мөнәсәбәт милекнең караклар кулына эләгүенә китерә. Җинаятьчеләр күп фатирлы йорт, кибет ишегалларында, подъездларда караучысыз калдырып киткән велосипедларга күз ата да инде.

Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы бер атна эчендә генә дә велосипед урлауның өч очрагы теркәлгән.

17 июль көнне Актүбәдә кибет алдында калдырылган велосипедны урлыйлар Хуҗа кешегә 10 мең сумлык зыян салына. Каракны әле тапмаганнар.

18 июль көнне Актүбә кешесе бистәдә һәм Азнакай шәһәрендә ике велосипед урлый. Кулга алынган хокук бозучы үзенең гаебен таный.

19 июльдә угры кафе алдында калдырылган велосипедка “утырып китә”. Оператив эзләү вакытында Азнакай кешесе  кулга алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев