Азнакайда җиңел машинага ут капкан
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда җиңел машинага ут капкан

Кичә 87 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә шәһәребезнең кече базар каршындагы Пятерочка кибете янәшәсендә “Лада Калина” машинасына ут кабуы турында хәбәр килә.

Машина тулысы белән янып бетә. Район янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, янгын транспорт чарасы механизмнарының төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Видео социаль челтәрләрдән алынды


Нет комментариев