Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда чыккан янгын яшь гаиләне йортсыз калдырган

Хуҗалыкта  чыккан янгын да йорт хуҗаларының бер җайга баручы тормышларын санаулы минутлар эчендә астын өскә әйләндерде дә куйды.

Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә 18.28 сәгатьтә "ГЛОНАСС+112" системасы аша шәһәрдә Манаков урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына. Янгын нәтиҗәсендә мунча янып бетә, ялкын шулай ук йортка да күчкән була.

Ут мичне эксплуатацияләү вакытында янгын кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан, диелә район янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хәбәрендә.

Бәла агач башынна йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. Хуҗалыкта  чыккан янгын да йорт хуҗаларының бер җайга баручы тормышларын санаулы минутлар эчендә астын өскә әйләндерде дә куйды.

Берсеннән-берсе кечкенә ике балалары булган яшь гаилә йорт-җирсез калды. 

Бердәмлек авыр чакта беленә, диләр. Рамазан – изгелекләр кылу ае. Бу айда кылынган яхшылык өчен башка айларга караганда саваплар күбрәк языла, диелгән. 

Зур хәсрәт утында янган якташларыбызның хәсрәтен  бераз гына булса да  җиңеләйтеп, ярдәм кулы сузсак иде.

Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү өчен исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез.

5536913973999853 ("Тинькофф" Хамзина София Илдаровна), +79178899955 (Хамзин Риназ Альмирович)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев