Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай янгынчылары “Торак” операциясенә кушылды

24 янгын сундеру булеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле рейдлар, шәһәр халкы белән эш алып барыла.

Бу көннәрдә алар “Торак” профилактика операциясе кысаларында халык белән очрашу-сөйләшүләр алып баралар.

Янгын чыгу сәбәпләренең берсе -  электр җиһазларын һәм көнкүреш электр җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Бәхетсезлекккә юл куймас өчен, мондый җиһазларны  куллануның төп кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

Электр җылыту приборларын төнгелеккә калдыру куркыныч, шулай ук алар өстендә әйбер дә киптерергә ярамый. Өстәвенә, электр җылыткычны идәнгә, утыргычлардан яки җиһазлардан ерак арага куярга кирәк. Шулай ук лак-буяу материаллары, башка ялкынсынучы сыеклыклар булган биналарда җылыткычларны кулланырга ярамый.

Көннәр салкын торганда электр үткәргечләргә йөкләнеш тә арта. Бу кыска ялганыш булып, янгын килеп чыгуга китерергә мөмкин. Күп кенә торак йортларда электр үткәргечләре яхшы халәттә түгел, ә бу янгынга китерергә мөмкин, дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү бүлеге  матбугат хезмәте..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев