Азнакай районы Уразай авылында йорт янган
Бүген 87 нче янгын сүндерү бүлегенә Уразай авылында шәхси хуҗалыкта ут чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын нәтиҗәсендә йорт яна. Утныңни сәбәпле чыгуы әлегә ачыклана.
– Мондый чорда учак ягу, коры, эссе һава шартларында чүп-чар яндыру бик куркыныч. Теләсә кайсы, хәтта кечкенә учак та тиз арада зур янгынга әверелергә мөмкин. Ә җилле һава шартларында ут күршедәге корылмаларга һәм йортларга да күчәргә мөмкин. Мунчаларны да саклык белән генә җылытырга кирәк. Электр приборлары белән дә сак эш итү сорала, – ди район буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев