Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыны мошенниклар 1 миллион 900 мең сумга алдаганнар

Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, инвестицияләрдә акча эшләргә теләүчеләр тарафыннан булган акчаларын да югалтучылар аеруча күп икән.

Азнакайда яшәүче Н.да социаль челтәрләрнең берсендә инвестициягә акча “кертеп” аны берничә тапкыр арттыру мөмкинлеге турында язылган хәбәргә тап була. Биредә ул гариза калдыра. Берникадәр вакыттан аңа таныш булмаган ир-ат шалтыратып, төрле компанияләрнең акцияләрен сатып алырга һәм шул рәвешле акча эшләргә тәкъдим итә. Сату мәйданчыгында теркәлгән азнакайлы күрсәтмәләр буенча акцияләр “сатып ала”. Шуннан аңа шалтыратучы янә элемтәгә чыга һәм акчаны бүлеп түгел, тулаем кертергә тиешлеген әйтә. 1 миллион 927 мең сум акчасын югалткан ир-ат шунда гына үзенең кем кармагына эләккәнен аңлап ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев