Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыдан 350 мең сумга кредит алдырып, акчасын үзләштергәннәр

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена азнакайлылардан 134 хәбәр кергән, алты җинаять теркәлгән.

Район авылларының берсендә спиртлы эчемлекләр кулланган ике ир арасында туган низаг һәлакәт белән тәмамлана: йорт хуҗасы кунакка килгән танышына берничә тапкыр пычак белән кадый. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.

Мошенниклык очраклары да бар. Компьютер клавиатурасы сатарга теләгән азнакайлы үзе акчасыз кала. Белдерү буенча шалтыраткан “сатып алучы” аңа җибәрелгән сылтама буенча үтәргә куша. Анда исә акчаны алу өчен шул ук суммага иминиятләштерү кирәклеге язылган була. Каза күрүче шулай эшли дә. Нәтиҗәдә 23 мең сум акчасын җилгә очыра. 

Икенче очракта азнакайлыга шалтыратучы үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыра.  “Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә уйлыйлар” дигән алдау белән ул каза күрүчене үзе кредит алырга һәм акчаны билгеле номерга күчерергә күндерә. Нәтиҗәдә, каза күрүче 350 мең сум кредит белән торып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев