Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлы мошенникларга кредитка алган 130 мең сум акчасын күчергән

Район эчке эшләр бүлегенә авыл җирендә яшәүче бер ханымнан гариза керә.

Ул алдау юлы белән 130 мең сум акчасын урлаулары турында әйтә. Тикшерү барышында аның алдагы көнне генә Актүбә бистәсендәге банкта кредит картасы рәсмиләштерүе билгеле була. Шуннан аңа билгесез зат шалтыратып, акчаны “саклап” калу өчен аны картадан алып, счетка күчерергә кирәкген әйтә. Күп тә үтми, каза күрүче артыннан такси машинасы килә, шофер кеше акчаны Актүбәдә “салдырмаска” куша, янәсе, бистәдәге банк хезмәткәрләре үзләре мошенниклык эшенә катышкан. Моның өчен ул Җәлил бистәсенә барырга кирәклеген әйтә. Аны-моны уйламаган ханым Җәлил бистәсендәге банкомат аша картасындагы акчаларны ала да, алдан үзенә әйтелгән абонент номерларына күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев