Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда дүрт бала һәм ике хатын-кыз сөрем газы белән агуланган

Каза күрүчеләр сырхауханәгә илтелгән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«1 ноябрь көнне кичке якта Нефтьчеләр урамындагы күпфатирлы йорттагы фатирда сөрем газыннан агуланучылар булуы турында хәбәр килде», - диелә хәбәрдә. 

Каза күрүче - ике малай һәм ике кыз бала. Аларның берсе - яңа туган бала. Калганнарына 2,5 һәм 6 яшь. 

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, сырхауханәгә шулай ук ике хатын кыз да китерелгән. 

Тикшерүчеләр ачыклавынча, каза күргән хатын балалары белән үзенең апасына кунакка килгән була. Бераздан ул балаларының буыла башлавын сизеп, тиз арада әтисенә шалтырата һәм табиблар чакырырга куша. Фатирга чакыру буенча килгән табиблар каза күрүчеләрне тиз арада сырхауханәгә илтә.

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев