Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай-Карамалы юлындагы авариядә 19 яшьлек егет һәлак булган

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шәһәрдән чыккан юлда “ВАЗ 2110” машинасы шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм юл кырына төшеп каплана.

Рульдә барган 2003 елгы егет һәлакәт урынында ук вафат була. Ул иминлек каешын эләктермәгән. Машина йөртү таныклыгын җиде ай элек кенә алган булган. 

Хокук сакчыларына авария турында хәбәр бүген иртәнге якта гына килсә дә, аларның фикеренчә, һәлакәт кичә 15.40 сәгать тирәсендә үк булган. Машина юлдан читтә һәм биек үләннәр арасында “ятканлыктан”, караңгыда аны күрүче дә булмый. Махсус хезмәтләр урынга барганда инде машина двигателе дә, мәет тә суынып беткән була.

Һәлакәт урынына район башкарма комитеты рәисе, юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов та чыкты.

–  Бу чорда һава торышы еш кына үзгәреп тора, әлеге генә кар, әле генә яңгыр ява. Юлларда бозлавык, шуңа сак булып, үзебезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймасак иде, – диде җитәкче азнакайлыларга мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев