Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотик сату – вәхшилек ул

​​​​​​​Наркотиклар белән бәйле булган хәлләр турыдан-туры үзеңә килеп кагылмаганда, кешеләр тормышына аларның никадәр дәрәҗәдә янавын күз алдына китерә алмыйсың.

Үзем белән моннан 4-5 ел элек булган бер вакыйга әле дә сискәндереп куя.

...Көзге караңгы көннәрнең берсендә эштән кайтып киләм. Юлым үтәсе аулак урамга борылуым булды, артымнан кырыс әмер ишетәм: “Адымыңны әйренәйт тә, сумкаңны миңа бир! Тавышың да чыкмасын!” Бөтен тәнем калтырап, коелып төштем. Шулчак янәшәбездән шаярышып, көлешеп егет-кызлар үтеп китте. Мин бар көчемә кычкырып, алар артыннан йөгердем. Артымдагы теге бәндәнең үземә селтәнгән кулын гына күреп калдым. Тавышымнан сискәнеп, туктап калган яшьләр мине урап алып тынычландырырга кереште.

–Курыкма апа, өегезгә чаклы озатырбыз!

Теге адәми затны алар белә булып чыкты. “Конченный наркошка”, – дип әйтеп куйды кызларның берсе. Белмим, алар килеп чыкмаса, бу хәл ни белән бетәр иде. Иң кирәкле әйберләр, паспортка кадәр йөргән сумкадан минем тиз генә колак кагасы килгән булыр иде микән? Тәгаен, көрәшкән, карышкан булыр идем. Ә наркоманнан ни көтәсең? Ходай саклады, дип бик куанырсың.

Азнакай шәһәр суды тарафыннан наркотиклар белән бәйле эшләргә карата чыгарылган хөкем карарлары белән танышканда үзем белән булган һәм гомерлек сабак биргән бу очракны кабаттан кичергәндәй булдым. Наркоманнар тудырган кайбер хәлләрне сугыш кырындагы көрәшкә тиңләрлек.

... Июль көннәренең берсендә полициянең кизү бүлегенә күпкатлы йортның өске фатирыннан шешә ыргытып, яшүсмернең аста торган машина тәрәзәсен ватуы турында хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләренең тиз арада килеп җитеп, бу хәл турында сораша башлавына ул төксе җавап биреп, үзен бик агрессив тота. Эчкән дияр идең – аракы исе дә килми үзеннән. Сырхауханәгә барып медицина тикшерүе үтүдән катгый баш тарта. Таяк алып, әүвәл нык кына ишек кырыена китереп суга, аннары компьютер өстәлендә яткан балтаны алып, үтерү белән янап, полиция хезмәткәрләренә ыргыта. Үткен корал аларга чактан гына тими кала. Бу тавышка килеп кергән күршегә дә эләгә: яшүсмер аның хатыны, балаларына зыян салу белән яный.

Фатирда хокук сакчылары наркотик матдәле саналган шактый күләмдә кыргый үсемлеккә тап була. Тикшерү барышында С.ның акыл зәгыйфьлелеге, үзен кулда тоту потенциалының түбән булуы ачыклана.

Суд өстәмә психиатр экспертизасына нигезләнеп, С.ның җәмәгатьчелеккә куркыныч янаган гамәлен кылганда бала чактан килгән чире аркасында үз-үзен белештермәвен исәпкә алып, аны җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында карар чыгара. Ләкин бу хөкем карарларының сирәк очрагы гына, башкаларга зыян салган наркоманнарның берсенең дә җәзадан котылып калганы юк.

Олы тормыш юлына аяк басып, өлкәннәр әйтмешли, әле яши генә башлаган егет-кызларның наркотик корбанына әверелеп гомерләре кыелу – бөтен җәмәгатьчелекне уйландырган, җаннарны талкыган замана афәте. Шәһәр зиратында йөргәндә, кабер ташларындагы япь-яшь йөзләрне күреп, кайсыбызның гына йөрәге сыкрамыйдыр?! Вакытсыз үлемнәрнең сәбәбе менә шушы наркотиклар белән бәйле булганнары хакында күбебез ишетеп белә,

күз алдыбызда булган бу вакыйгаларның шаһитлары да үзебез. Гаиләнең көтеп алынган, олы куанычы булып дөньяга килгән нарасыйларыбызга һәркайсыбыз бәхетле тормыш юраса да, кызганычка каршы, алар юлында да гел яхшы күңелле кешеләр генә очрап тормый шул. Арада башкалар гомеренә төкереп караган, бары тик үз файдасын гына уйлаган, башкалар хисабына баюны максат иткән вәхшиләр дә очрый.

...Районыбыз авылларының берсенә яшәүче, югары белемле, гаиләле, оешмаларның берсендә эшләүче Р. өй базында теплица ясап, анда чүлмәкләр куеп, июнь аенда наркотик матдәле үсемлек утырта. Аларны тиешле шартлар тудырып үстерә. Закон белән тыюлуын белгән хәлдә, аны күп күләмдә элегрәк төрмәдә утырып кайткан балачак дусты Х.га сата. Ансы исә, башкаларга тәкъдим итә...

Кыңгыр эш – кырык елдан соң да беленә, дигән гыйбарә бар. Әмма бу явызлыкның ачылуы өчен кырык атна да кирәк булмый. Ноябрь аенда җинаять эзе хокук сакчыларын бу йорт бусагасына китерә. Алар базда киптерелгән үсемлеккә дә, сатар өчен әзерләп куелган төргәкләргә дә, әле үсеп ятканына да тап була. Шулай итеп, Р.ның башкалар сәламәтлеге, ә бәлки гомере хисабына җиңел генә баю ниятенә нокта куела. Суд аны 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә. Бу елларны ул каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Без капчыкта ятмый, законсыз рәвештә наркотиклар сатучыларның да иртәме-соңмы наркоконтроль хезмәткәрләре тозагына эләгәсе көн кебек ачык. Аларның үз-үзләренә булган ышанычына, ә инде кемнәрнеңдер газизләре тормышына төкереп каравына шаккатасың.

Быел гына да Азнакай шәһәр суды тарафыннан наркотиклар белән бәйле 20 эш каралган, 20 кеше хөкем җәзасына тартылган.

Наркотиклар сатучылар арасында хатын-кызларның да булуы – монсы инде аеруча тетрәндерә. Дөньяга сабыйлар тудырган, аларны үстереп кеше итү иң изге бурычы саналган ананың моңа ничек кулы барды икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев