Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда район профсоюз активы конференциясе узды

Бүген хакимиятнең актлар залында Азнакай муниципаль районы профсоюз активы конференциясе узды.

Аның эшендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.

Конференцияне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Ул билгеләп узганча, җирлегебездә башлангыч профсоюз оешмалары эшчәнлеге елдан-ел көчәя бара. Бүгенге көндә 31 профсоюз оешмасы булып, анда 8956 кеше әгъза булып тора.

“Муниципаль берәмлек белән профсоюзларның уртак эшчәнлеге хезмәт өлкәсендә туган төрле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Профсоюзлар хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен актив яклау, торак, эш урыннары, сыйфатлы медицина хезмәте, балалар бакчаларына урыннар белән тәэмин итү буенча актив эш алып баралар”, – диде ул.

Конференциядә оешмалар эшчәнлеге хакында  Азнакай муниципаль районы буенча РФ дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы республика комитеты вәкиле, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай мәшгульлек үзәге директоры, штаттан тыш районның хезмәт хокукы инспекторы Лилия Гафиеваның чыгышлары тыңланды.

Ольга   Калашникова  райондагы профсоюз хәрәкәтенә уңай бәясен биреп, аның лидерларына рәхмәтен белдерде, Татарстан республика оешмасы эшчәнлеге һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Соңыннан профсоюз активистларына Республика профсоюз комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев