Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Габитов Вәли Нургали улы #МинемГеройМинемГаилә

Габитов Вәли Азнакай районы Әгерҗе авылында Фатыйма һәм Нургали Габитовлар гаиләсендә 1909 елның 3 нче сентябрендә туа

Аның икетуган абыйсы Габитов Һади Ибраһим улы кадр хәрбисе була, Фин сугышында була һәм Бөек Ватан сугышында катнашып, хәбәрсез югала.

Сугышка хәтле Миннекамал Сабитовага өйләнә. Ул Азнакай районының Түбән Якый авылыннан була. Аның бертуган энекәше Муса Сабитов Бөек Ватан сугышында катнашып, хәбәрсез югала. Камал әби һәм Вәли бабай биш бала үстерәләр – дүрт малай, бер кыз – Линар, Ринат, Вилсур, Илнур һәм Рима. 1934 елның 20 нче февралендә улы Линар Габитов туа. Ул – минем бабам.

Вәли бабай Бөек Ватан сугышында катнаша, яраланып кайта. Азнакайның КПСС район комитетында инструктор булып эшли, дәрәҗәле эш була. Әмма озын бәхетле гомер аңа насыйп булмый: 1948 елның 3 нче сентябрендә аңа 39 яшь тула, һәм 16 көннән, 19 сентябрьдә, ул сугышта алган җәрәһәтләренең нәтиҗәсе булган бөер җитешсезлегеннән вафат була.

Тол калган хатыны, Камал әби, бүтән беркемгә киүягә чыкмый, үз көче белән биш баланы аякка бастыра, ә алар аннары аның терәге, таянычы була.

Габитова Ландыш Равил кызы, Әгерҗе авылы, Азнакай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев