Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Габитов Һади Ибраһим улы #МинемГеройМинемГаилә

Дәһшәтле сугыш кырында хәбәрсез югалган Габитов Һади Ибраһим улы 1907 елда Азнакай районы Әгерҗе авылында дөньяга килә

Аның икетуган энесе Габитов Вәли Нургали улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан була.

Һади бабай кадрлы хәрби була. Фин сугышында катнаша, беренче көннәрдә үк Бөек Ватан сугышына китә. Мәскәү тирәсендә исәпсез-хисапсыз солдат гомерен алып киткән Волоколамск өчен каты көрәштә хәбәрсез югала – соңгы хәбәре 1941 елның 5 нче декабрьдән килгән була.

Тол калган тормыш иптәше Шәмсенур өч баланы үстерә, олы тормышка чыгара.

Габитова Ландыш Равил кызы, Әгерҗе авылы, Азнакай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев