Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда Ватан сугышы ветераны Гайнулла Әюповны 102 яше белән котладылар

Бүген райондашлары Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнулла ага Әюповны 102 яше тулган көн белән тәбрикләргә җыелды.

Гайнулла Әюпов – бүгенге көндә арабызда булган дүрт Ватан сугышы ветераннарының берсе.  Аны туган көне белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, ПАТП ның элеккеге директоры Владимир Кротов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина, район ветераннар советы һәм ТОС вәкилләре килделәр. Ветеран янына гаиләләре белән оныклары, туганнары да җыелган иде.

–Сез безнең җирлекнең иң хөрмәтле – Берлингача барып җитеп илгә Җиңү яулаган Ватан сугышы ветераннарыбызның берсе. Без Сезнең батырлык алдында, сугыштан соң кайтып илнең, республиканың, районның  үсүенә, чәчәк атуына куйган фидакарь хезмәтегез алдында рәхмәт сүзләребезне әйтеп баш иябез, – диде юбилярны барлык азнакайлылар исеменнән тәбрикләп Марсель Зөфәр улы. –Әнә шулай җор телле, күтәренке күңелле, соклангыч хәтерле булып яшәгез дә яшәгез әле. Никадәр катлаулы, авыр, сынаулы тормыш юлы үтеп тә күркәм сыйфатларны саклап кала алгансыз, яшь буынга олы үрнәк булып торасыз.

 Гайнулла Гаффаз улы районыбызның иң өлкән кешесе. Фронт юлын машинасында корал ташып үткәргән, тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугры калган ПАТП ның ветеран- шоферы бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, оныклары, оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев