Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда район башлыгы ялдагы солдатлар белән очрашты

Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез бер-бер артлы ялга кайта-китә торалар.

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллинның шушы көннәрдә генә кайткан якташларыбыз белән чираттагы очрашуы үтте.

–Сезнең белән горурланбыз, ил иминлеген яклап, тугандаш республикаларда яшәүчеләрнең тыныч тормышы өчен көрәшүне максат иткән чын патриотлар булганыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, – дип каршы алды аларны Марсель Зөфәр улы. –Сезнең үзегезгә, гаиләләрегезгә нинди ярдәм кирәк, нинди проблемалар бар – барысы хакында да без тыңларга һәм аларны хәл итәргә әзер.

 Үткен карашлы, аз сүзле егетләр һәрдаим кирәк-яраклар, өй ризыклары белән тәэмин итеп торган райондашларга чиксез рәхмәтле булуларын җиткерделәр.

– Һәр йөк безгә ничек төялгән, шулай килеп җитә. Яңа гына алган тәм-томнар ашалып бетүгә, икенчеләре килеп өлгерә, – дип шаяртып та алдылар.

Азнакайдан килгән УАЗны, күчмә стоматология машинасын йөртүче егетләр корыч атлардан канәгать булуларын, төзек йөрүләрен дә әйтеп алдылар.

Мобилизациядәге егетләребезнең гаиләләренә башка төр ярдәм белән беррәттән бушлай утын белән тәэмин итү дә каралган. Егетләр олау үзләре барында китерелсә, урнаштырып китәр идек, дигән гозерләрен дә әйттеләр. Әңгәмә барышында кайбер башка ярдәм таләп ителүе дә ачыкланды.  Очрашуда катнашкан башка җитәкчеләр, авыл биләмәләре башлыкларына бу нәүбәттән күрсәтмәләр бирелде.

 Чын егетләрчә барган эчкерсез сөйләшү, истәлекле очрашу әнә шулай эшлекле төс тә алды.

– Азнакай сезнең белән горурлана, сезне көтә. Җиңү яулап, исән-имин әйләнеп кайтыгыз, – дип изге теләкләр белән озатып калды аларны Марсель Зөфәр улы.

Күкрәкләрендә “Батырлык өчен” медальләре һәм башка хәрби бүләкләр балкыган лачыннарыбыз белән ничек горурланмыйсың!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев